Электричкада сәламәтлекне тикшерегез

2024 елның 9 июле, сишәмбе

10 июльдә Татарстан Республикасында «Сәламәтлек электричкасы» профилактик акциясе узачак.

«Казан - Кукмара» маршруты: 1нче вагон 6422нче эл.поезд, 08:06 сәгатьтән 10:58 сәгатькә кадәр. «Кукмара-Казан» маршруты: 1нче вагон 6427нче эл.поезд, 13:45 сәгатьтән 17:24 сәгатькә кадәр.

Чара программасында:

Табиб-терапевт, акушер-гинеколог, педиатрның шәхси консультациясе.

Кандагы глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсенә экспресс-анализ үткәрү.

Кан басымын үлчәү.

Үзеңдә ММИ полисы һәм паспорт булырга тиеш.

Акция Россия тимер юллары - Медицина клиник хастаханәсе, ТР төньяк йөрү федерациясе, 18нче шәһәр поликлиникасы һәм 6нчы шәһәр балалар поликлиникасы ярдәмендә Казан шәһәренең «Содружество» АҖ шәһәр яны пассажирлар компаниясе белән берлектә Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге тарафыннан оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International