Бүген Казанда узган очрашуда Россия Кызыл Хачын торгызу перспективалары турында сөйләштеләр

2024 елның 9 июле, сишәмбе

Бүген ТР Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе идарәсе рәисе Любовь Шәйхетдинова Россия Кызыл Хачның Татарстан төбәк бүлеге рәисе Зөлфия Сафина һәм медицина программалары буенча рәис урынбасары Андрей Анисимов белән эшлекле очрашу үткәрде.

Коллегалар Россия Кызыл Хачын торгызу, сәламәтлек саклау өлкәсендәге проектларны тормышка ашыру, шул исәптән: беренче ярдәм күнекмәләренә өйрәтү, авыр тормыш хәленә эләккән кешеләргә психосоциаль ярдәм күрсәтү һәм реабилитация программалары, донорлыкны үстерү, гадәттән тыш хәлләргә җавап бирү, шулай ук медицина хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Очрашуда Кызыл Хач вәкилләре Новаторлар урамы, 4а адресы буенча лицензияле уку үзәген һәм яңадан торгызыла торган музейны тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International