Хастаханә белгечләре: терапевтлар, поликлиника мөдирләре, ФАП фельдшерлары белән очрашуга республика клиник наркология диспансеры баш табибы урынбасары Илдар Таҗетдинов килде.
Ул Татарстанның наркология хезмәте структурасы, бәйле пациентлар белән эшләү, мотивацияле аралашу, реабилитация курслары, шулай ук «Аеклык ноктасы» проектлары һәм аноним алкоголиклар берлеге турында сөйләде.
Үз чиратында, безнең белгечләр урыннарда нинди эш алып барылуы, профилактик чаралар һәм зарарлы гадәтләрдән баш тартырга карар иткән кешеләргә ярдәм итү турында уртаклаштылар.