Бүген ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фәтихов Казанның Чебакса бистәсендәге яңа медицина объектында киңәшмә уздырды.
Анда «Сәламәтлек саклау» милли проекты республика программасы кысаларында гомуми практика табибы һәм педиатр үзәге төзелгән.
Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан медицина учреждениеләре, подрядчылар вәкилләре табиб амбулаториясенең ачылуга әзерлеге турында фикер алыштылар: кабинетларның әзерлеге, җиһазлар, аппаратура булу, кадрлар белән тулылану, янәшәдәге территорияне төзекләндерү.