Министр Марсель Миңнуллинның Яр Чаллыга визиты

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Кичә Яр Чаллыга эш визиты белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин килде.

Очрашу шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашында Энергетика мәдәният йортында узды.
Үз чыгышында министр сәламәтлек саклауның төп максатларын һәм якын киләчәктә медицина үсеш алачак векторны билгеләде.
Төп бурыч – үлемне киметү һәм гомер озынлыгын арттыру. Аерым алганда, Чаллы медицина оешмалары җитәкчеләренә беренчел челтәр эшенә игътибар итәргә кушылган. Шулай ук халыкны диспансер күзәтүе буенча эш дәвам итә.

Марсель Мансурович 5нче шәһәр хастаханәсенең «Мобиль поликлиника» күчмә комплексы эшен аерым билгеләп үтте:

"Чаллы медицина хезмәткәрләре күрше районнарда яшәүче авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү буенча җитди эш алып бара. 5нче шәһәр хастаханәсе – республикада иң күп пациентларны җентекләп һәм планлы рәвештә колачлый торган алдынгы берләшмәләрнең берсе".

Ел башыннан күчмә комплекс («Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча) ТРның 4 муниципаль районына (Актаныш, Алабуга, Минзәлә, Тукай һәм 17 торак пункт) чыкты. Медицина хезмәткәрләре 6395 кешегә медицина ярдәме күрсәттеләр (13872 мөрәҗәгать итү ), шул исәптән диспансерлаштыру кысаларында 927 кеше.

Очрашу нәтиҗәсендә шәһәр халкы һәм медицина учреждениеләренең хезмәт коллективлары вәкилләре Марсель Мансуровичка сораулар юнәлтеп, борчыган мәсьәләләр буенча фикер алыша алдылар. Һәркем ачык җавап алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International