Бүген Казанда «Туберкулез һәм заманча инфекцияләр: яңа чакырулар һәм перспективалар» Республика фәнни-гамәли конференциясе уза.
«Республика туберкулезга каршы клиник диспансеры» ДАССУнең баш табибы Алексей Петрович Алексеев сәламләү сүзендә Мәскәү, Башкортостан, Ульяновск өлкәсе, Чувашия, Самара, Саратов һәм Татарстаннан катнашучыларны тәкъдим итте.
ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Рәшид улы Абашев барлык кунакларга да катнашулары өчен рәхмәт белдерде, очрашуның әһәмиятен билгеләде һәм нәтиҗәле эш теләде.