Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе Биектау районы медицина учреждениеләрендә булды

2024 елның 12 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эшче төркеме Биектау районы медицина учреждениеләрендә булды. Анда Биектау үзәк район хастаханәсе поликлиникасының филиалы төзелә, үзәк район хастаханәсе стационарына реконструкция, капиталь ремонт үткәрелә.

Республика ведомствосы белгечләре шулай ук Усадтагы табиб амбулаториясен капиталь ремонтлауны да бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International