Түбән Каманың Үзәк җәмигъ мәчетендә теләге булганнар диспансерлаштыру үтә алдылар

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

Пациентларга уңайлы булсын өчен урамда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым палаткалар урнаштырылган. Пациентлар анкетаны тутыралар, аннан соң табиблар буйны, авырлыкны үлчиләр, ЭКГ ясыйлар, кан басымын тикшерәләр, кан алалар. Аннары пациентлар флюорография һәм маммография үтәләр. Моның өчен мәчет территориясендә күчмә флюмамм тора.

Диспансерлаштыру өчен зарланулар һәм симптомнар кирәкми – сезнең сәламәтлек турында кайгырту теләгегез һәм ОМС полисы гына.

Безнең илдә диспансерлаштыру «Сәламәтлек саклау » милли проекты буенча бушлай үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International