Түбән Камада 3нче балалар поликлиникасы төзелеше дәвам итә

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

Март уртасында Түбән Каманың 35А микрорайонында беренче таш салынды, ә хәзер яңа балалар поликлиникасы төзелеше тәмамлануга якынлаша.

Хәзерге вакытта кирпеч салу тулысынча тәмамланган, барлык тәрәзәләр урнаштырылган. Хәзер төзүчеләр тышкы һәм эчке электр челтәрләрен, су белән тәэмин итүне, канализацияне, вентиляцияне көйләү белән шөгыльләнәләр. Бинаның эчке бизәлеше бара. Параллель рәвештә поликлиника тирәсендәге территорияне төзекләндерү буенча эшләр алып барыла.

План буенча, медицина учреждениесе быел беренче пациентларга ишекләр ачачак.

Бу «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы ярдәмендә мөмкин булды, аның кысаларында яңа балалар поликлиникасын төзүгә 446 млн сум акча бүлеп бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International