2024 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында министрлыкның 2024 елдагы максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча турыдан-туры фикер алышу узачак.
2024 елга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының иҗтимагый максатлары һәм бурычлары исемлеге:
1. Өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыру кысаларында онкология авыруларын иртә диагностикалау һәм яман шешләрне 1-2 стадиядә 60% очракларда ачыклау.
2. Табиблар белән поликлиникаларның тулылыгын 94,1 проценттан 95,5 процентка кадәр арттырырга.
3. Табибларның һәм урта медицина персоналының уртача хезмәт хакы белән Татарстан Республикасында уртача хезмәт хакы нисбәтен саклап калу – тиешенчә 200% һәм 100%тан да ким түгел.
4. Мәҗбүри медицина иминияте чаралары хисабына медицина реабилитациясе күрсәтелгән Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең санын 35 мең кешедән 36 мең кешегә кадәр арттырырга.
5. Кан әйләнеше системасы авырулары булган пациентларны диспансер күзәтүе кысаларында медицина хезмәтләре белән тәэмин итүне диспансер күзәтүе астында булган пациентларның гомуми санының 70% тан 80%ка кадәр арттырырга.
Исегезгә төшерәбез, министрлык 2018 елдан бирле хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгатьчелек контролендә тоту проектында катнаша. Ел саен министрлык каршындагы экспертлар һәм иҗтимагый совет киләсе елга министрлык эшенең өстенлекле юнәлешләре буенча тәкъдимнәрне төзи. Аннары тәкъдимнәр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР хезмәтләре»мобиль кушымтасында ачык тавыш бирүгә чыгарыла.