Баулы үзәк район хастаханәсенә илебезнең медицина университетларында – Казан, Санкт-Петербург, Ижевск шәһәрләрендә белем алучы 1-3 курс студентлары килде.
Алар барысы да «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» төбәк проекты кысаларында үз шәһәрләрендә практика үтә.
Күптән түгел район башлыгы Ильяс Гузаировның булачак табибларыбыз белән очрашуы булды. Очрашуда район үзәк хастаханәсенең баш табибы Азат Гайсин, район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина катнашты. Алар студент кызларның барлык кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр, укуларын уңышлы тәмамлауларын, сайлаган һөнәрләренә тугрылыкларын һәм нык сәламәтлек теләделәр.