Бүген « Әниләр медиада » мәгариф проектында катнашуга гаризалар кабул итү башлана. Моны мамы-в-медиа.рф сайтында 17 июльдән 7 августка кадәр эшләргә мөмкин.
Проект нәни балалары булган хатын-кызларга медиа өлкәсендә эш күнекмәләрен үзләштерергә, алга таба стажировка узарга һәм республиканың медиа тармагында эш табарга мөмкинлек бирәчәк.
Программага түләүсез онлайн-укыту, көндезге семинарлар (Казанда, Татарстан Республикасы Төбәк белән идарә итү үзәге базасында), хакимият органнарында стажировка узу, шулай ук эшкә урнашуга ярдәм итү керә.
Үткәрү вакыты – 2024 елның июленнән октябренә кадәр.
Инициатива хакимият органнарында һәм массакүләм мәгълүмат чараларында мәгълүмат блогы кадрлары кытлыгы проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән, беренче чиратта, декрет ялында булган һәм өлешчә мәшгульлек шартларында һәм/яки читтән торып эшләргә теләгән кечкенә балалы хатын-кызларны яңадан әзерләү юлы белән.
Проект Гаилә елында һәм 2023–2030 елларга хатын-кызлар мәнфәгатьләрендә эш итү милли стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында эшли башлады.