Медпунктка капиталь ремонт “Сәламәтлек саклау" милли проектының халыкка беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү төбәк проекты ярдәмендә мөмкин булды.
ФАПта мич белән җылыту гына бар иде, санузел урамда иде. Электр үткәргечләрен алыштырганнар инде, бинаның мәйданын арттырган янкорма төзелгән, коммуникацияләр кертелгән - барлык уңайлыклар хәзер эчтә булачак, шул исәптән кайнар су да. Стеналар җылытылган һәм тышланган, тәрәзәләр, ишекләр һәм түбәләр алыштырылган.
Хәзер эчке бизәү һәм тышкы изоляцияләү эшләре, территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә.
ФАПка 65 кеше беркетелгән.