«Мәрхәмәтле Татарстан» премиясенә ия бул

2024 елның 17 июле, чәршәмбе

Иреклеләр өлкәсендә «Мәрхәмәтле Татарстан» Республика премиясенең «Гаризалар бирү кампаниясе» 7 августка кадәр дәвам итә.

Физик затлар катнаша торган «Волонтерлар» юнәлешендә «Сәламәтлек саклау өлкәсендә ел волонтеры» номинациясе буенча да уздырыла.

Ун баллы шкала буенча номинацияне бәяләү критерийлары:

- медицина учреждениеләрендә ярдәм күрсәтү дәрәҗәсе;

- муниципаль, региональ һәм федераль дәрәҗәләрдә ирекле (волонтерлык) проектларда һәм төрле чараларда катнашу;

- ирекле (волонтерлык) эшчәнлегенең системалылыгы;

- сәламәтлек саклау өлкәсендә ирекле (волонтерлык) эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге;

- чыгышның мәгълүматилыгы.

Оештыру комитеты элемтәләре

Премиянең рәсми порталы: www.dobrotatarstan.ru.

«Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмат-ресурс үзәге» коммерциягә карамаган автоном оешмасы.

«ВКонтакте» социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмат-ресурс үзәге» коммерциягә карамаган автоном оешмасының рәсми бите: https://vk.com/dobrotatarstan.

Электрон почта: dobrotatarstan.awards@yandex.ru.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының «ВКонтакте » социаль челтәрендәге рәсми бите: https://vk.com/minmol_rt.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International