Сөйләм модульләре РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән. Медиакоммуникатор Гөлнара Тимуршина гомуми практика табиблары, терапевтлар, педиатрлар һәм шәһәр сырхауханәләренең бүлек мөдирләре белән шөгыльләнә.
Программада - чек-битләр, инструкцияләр, сөйләм алгоритмнары һәм белешмәләр: пациентта нинди фразалар тискәре реакция тудыра, аны дәвалауга ничек этәрергә һәм профессиональ «янудан» саклану өчен табибның үзенә нәрсә эшләргә кирәк.
Укытуның максаты – пациентлар белән аралашу сыйфатын күтәрү һәм поликлиникаларда, стационарларда, тернәкләндерү үзәкләрендә пациентларга юнәлтелгән корпоратив культураны үстерү.