Яр Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсендә штаттан тыш вәзгыятьне эшкәртү буенча өйрәнүләр узды

2024 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Легенда буенча, 17 июльдә 13:00 сәгатьтә баш табиб кабул итү бүлмәсенә шәһәр объектларының берсендә авария турында телефонограмма килә.

Медицина учреждениесе алдында түбәндәге бурыч тора: авария-химик куркыныч матдәләр белән агуланып зыян күрүчеләрне ашыгыч рәвештә кабул итү өчен стационар әзерләү; хирургия профилендәге бригадаларга, 5нче һәм 9нчы поликлиникаларның табиб-шәфкать туташлары бригадаларына, үзәк стерилизация бүлегенә мондый агуланулар вакытында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итү.

15 минут эчендә стационар ишегалдында зыян күрүчеләрне кабул итү һәм ярдәм күрсәтүгә аеру пункты җәелдерелде. Йөрүче һәм носилка белән йөртелә торган пациентларны санитар эшкәртүнең ике агымы эшли башлады. Аларга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелде. Госпитализациягә мохтаҗ зыян күрүчеләр носилка һәм каталкаларда профильле бүлекләргә озатылган.

Штаттан тыш вәзгыять килеп чыккан очракта хезмәткәрләрнең гамәлләре турындагы мәгълүмат тиз арада Яр Чаллы Сәламәтлек саклау идарәсенә һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ситуация үзәгенә тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International