Бүген Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында Иран делегациясе белән очрашу узды.
Анда Иранның Казандагы генераль консулы Давуд Мирзахани, Asre sanat Abteen компаниясе җитәкчелеге, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, министр урынбасарлары һәм министрлыкның профильле бүлекләре җитәкчеләре катнашты.
Очрашуда катнашучылар хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Asre sanat Abteen Иран компаниясе медицина җиһазлары җитештерә, шул исәптән стерильләштерү, медицина калдыкларын эшкәртү, газ генераторлары һ. б. өчен.