Студотряд Лениногорск үзәк район хастаханәсендә җәйге практикага кереште

2024 елның 19 июле, җомга

Ленингорск хастаханәсенең актлар залында РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашконың видеоэлемтә буенча катнашында студент медицина отрядларының җәйге хезмәт семестрын ачу тантанасы узды.

15 меңнән артык студент-медик Россия студентлар отрядларының медицина юнәлеше эшендә катнаша. Алар 51 югары уку йорты һәм 7 көллият вәкилләре.

Министр М. Мурашко җәйге чорда РСО студент медицина отрядлары эшенең мөһимлеген аерым билгеләп үтте.

Лениногорск районында Кыргызстаннан, Беларусьтан һәм Россиядән 30 студент-медик берничә атна дәвамында врач практикасына кадәр эш нечкәлекләренә чумачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International