Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге табиблары «Заречье» лагеренда балалар өчен сәламәт яшәү рәвеше турында лекция үткәрделәр

2024 елның 19 июле, җомга

«Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ табиблары «Заречье» спорт-савыктыру лагерына баруны оештырдылар.

Чараның максаты – балаларның һәм яшүсмерләрнең стрессны кисәтү, начар гадәтләрнең организмга зарарлы йогынтысын булдырмау мәсьәләләрендә мәгълүматлы булуларын арттыру, аларда үз сәламәтлекләренә карата мотивация һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру.

Чара кысаларында «Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУның гигиена тәрбиясе бүлеге табибы Гүзәл Галимуллина методик ярдәм күрсәтте, лагерьның медицина хезмәткәренә профилактика эшен оештыру мәсьәләләре буенча консультация үткәрде, «РҖС һәм МПҮ» ДАССОның табиб-психотерапевты Гөлфия Гаянова катнашында кече һәм өлкән отрядлар арасында «Стресслар профилактикасы», «Психик сәламәтлекне ничек сакларга?» темаларына интерактив лекция үткәрде.

Балалар кызыксынып лекция тыңладылар, сораулар бирделәр һәм үзләре дә әңгәмәдә актив катнаштылар. Чарада 80 яшүсмер катнашты.  Барлык катнашучыларга да «Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ тарафыннан бастырылган сәламәт яшәү рәвеше пропагандасы буенча мәгълүмати әдәбият таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International