Көн саен күп санда сабыйлар дөньяга килә һәм бала нык һәм сәламәт тусын өчен, йөклелек башланганчы, ата-аналарга сәламәт яшәү рәвеше алып бару, шулай ук йөклелек вакытында һәм бала тапканнан соң аны үтәү бик мөһим.
Кызганычка каршы, дөньяда патологияле балалар туу да искәрмә түгел.
Республика балалар клиник хастаханәсенең яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлеге белгечләре мондый сабыйларны тәрбияләүдә ярдәм итә, ә РФ сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлеге өчен бу өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала һәм дәүләтнең социаль сәясәте нәтиҗәлелеге критерие булып тора.
Соңгы елларда Республика балалар клиник хастаханәсенең яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә дәваланган тән авырлыгы бик түбән һәм экстремаль түбән булган балаларның тотрыклы үсүе күзәтелә. Бу яңа туган балаларга ашыгыч ярдәм күрсәтүдә югары технологияләрне уңышлы куллану, шулай ук хастаханәнең югары класслы белгечләре эше белән бәйле.
Бүлеккә шулай ук хәйрия фондлары һәм клублары да зур өлеш кертә. Мәсәлән, «28 элмәк» («28 петель») клубы – Республика балалар клиник хастаханәсенең яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегенә патологияле кечкенә пациентлар өчен табигый җепселләрдән башлыклар, костюмнар һәм уенчыклар бәйләп, аларны түләүсез нигездә тапшыру белән ярдәм итүче волонтерлар оешмасы.
Клуб илебезнең күп кенә шәһәрләрендә бар һәм теләгән һәркем аңа керә ала, шулай ук клубка материаллар белән ярдәм итә дә ала.
Хәтта иң кечкенә ярдәм дә сәламәтлеккә һәм кәефкә уңай йогынты ясый. Шул ук вакытта мохтаҗларга ярдәм итү мөһим, дөнья җылылык, игелек, кайгырту һәм мәхәббәт белән тулачак.