Республика тире-венерология диспансерының медицина хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләргә медикаментларсыз беренче ярдәм күрсәтү буенча белемнәрен яңарттылар. Дәресне «Коткару хезмәте» Укыту һәм квалификация күтәрү үзәге хезмәткәре Алексей Бойков үткәрде.
Беренче ярдәм күрсәтүнең оптималь вакыты – җәрәхәт алганнан соң 30 минутка кадәр. Сулыш туктаганда, вакыт 3 минутка кадәр кыскара. Вакыт факторының әһәмияте 30 минут эчендә беренче ярдәм алган затлар арасында катлауланулар куркынычы 2 тапкырга кимү белән билгеләнә. Ә бер сәгать эчендә ярдәм булмау үлем очракларын арттыра. Әлбәттә, әгәр сүз артериаль кан агу һәм кискен кан югалту турында барса, вакыт секундларга бара. Эре артерияләр зарарланган очракта, кан өзек-өзек бәрә башлый, фонтан булып яисә зур тизлек белән килә торган агым булып ага. Бу кан китүдә беренче ярдәм кан агуны туктатучы резина бауны яра дәрәҗәсеннән югарырак куюдан гыйбарәт. Кан агуны туктатучы резина бау булмаса, зарарланган урыннан югарырак пульсация ноктасында артерияне бармак белән кысып кан китүне туктатырга мөмкин.
Уку үзәге вәкиле белән бергә медицина хезмәткәрләре вәзгыятьнең төрле вариантларын һәм медикаментларсыз беренче ярдәм күрсәтү ысулларын тикшерделәр! Ярдәм күрсәтүче өчен иң мөһиме – зыян күрүченең хәлен дөрес бәяли белү, тынычлыкны саклап калу, алдан уйлап, ләкин тәвәккәл эш итә белү.