Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенең мобиль комплексы Тәтеш районында эшен дәвам итә

2024 елның 23 июле, сишәмбе

М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль комплексы кичә республиканың Тәтеш районы Олы Шәмәк авылында эшли башлады.

Төп бурыч - җирле халыкны диспансерлаштыру. Диспансерлаштыру «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча бушлай үткәрелә, моның өчен ФАП фельдшерларыннан һәм район хастаханәсенең участок терапевтларыннан медицина бригадалары булдырылды.

Профилактик чаралар авыр авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга булыша, бу исә үлүчеләр санын киметергә ярдәм итә.

Узган атнада Килдеш авылында мобиль бригада 293 пациентны карады, шуларның 211е - өлкән яшьтәгеләр. 44 пациент район хастаханәсенә өстәмә тикшеренүләргә җибәрелде, 20 пациентка госпитализация, шул исәптән М.Н.Садыйков ис. 7нче хастаханәдә дәва алырга тәкъдим ителде.

Агымдагы елда мобиль клиника табиблары 5307 пациентны караган һәм аларга дәвалау билгеләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International