Яр Чаллы Ашыгыч ярдәм хастаханәсенең травмпунктына 85 яшьлек пациент мөрәҗәгать иткән. Аның учында гигант шешне күргәч, табиблар бик гаҗәпләнде. Сөйләшү вакытында ачыкланганча, шеш 13 ел дәвамында үскән.
Шуңа да карамастан, хатын-кыз кулындагы шешне алырга ашыкмаган. Пациент сүзләренә караганда, шеш булганга күрә бәрәңге әрчү кыенлаша башлагач, табиблардан ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә булган.
АМЯХ травмпункты мөдире Сергей Алексеев шунда ук липоманы танып алды. Бу яман булмаган шеш, аның барлыкка килүе май тукымасының артык туплануы һәм тыгызлануы белән бәйле. Липомалар бик сирәк үсә. Ә гигант булганнары, безнең очрактагы кебек, - тагын да сирәгрәк була.
Шеш тире астында урнашкан, ләкин аның сеңергә киткән озын «аякчыгы» бар иде. Бу операция вакытында кыенлыклар өстәде. Ләкин Сергей Николаевич барысын да профессиональ һәм төгәл эшләде. Барлык манипуляцияләр гомумән алганда 25 минутлап вакыт алды!
Тукымаларны гистологик тикшерүгә җибәргәннәр. Ә пациентны -өенә, нәтиҗәне һәм җөйнең тулысынча төзәлүен көтәргә кайтарып җибәрделәр.