Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча яңа җиһазлар кайтарылды

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

  «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы кысаларында быел медицина учреждениеләренә 7 УЗИ аппараты, 4 күчмә рентген аппараты һәм 2 стационар рентген аппараты кайтарылды.

Кама Аланы хастаханәсен, Кама Тамагы үзәк хастаханәсен рентген-аппаратлар белән тулыландырганнар. УЗИ аппаратлары Бөгелмә, Алабуга, Зеленодольск, Сарман үзәк район хастаханәләренә керделәр.

2024 елда барлыгы 8804 берәмлек яңа җиһаз һәм техника сатып алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International