«Татар-информ»мәгълүмат агентлыгында республикада «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат очрашуы узды. Очрашуда ТР Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин катнашты.
«Модернизацияләү өчен 2024 елга 2,12 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы планлаштырылган эшләрнең 57 проценты башкарылган. Монда 29 яңа сәламәтлек саклау объектын төзү һәм 105 бинаны капиталь ремонтлау керә. Моннан тыш, 8 804 берәмлек медицина җиһазы яңадан җиһазландырылды», - диде министр.
Марсель Миңнуллин Чебакса авылында илкүләм проект буенча төзелгән һәм күптән түгел ачылган табиб амбулаториясен мисал буларак китерде. Шулай ук ул Салават Күпере торак комплексында зур күпфункцияле поликлиниканы файдалануга тапшыру буенча планнарны билгеләп үтте.
«Бу җитди проект, учреждение бер смена эчендә 750 кешене кабул итәчәк, дип исәпләнә. Поликлиникада балалар һәм өлкәннәр бүлекләре, шулай ук травмпункт эшләячәк», – дип ассызыклады министр.