Бу якшәмбедә бөтен дөнья гепатитка каршы көрәш көнен билгеләп үтә

2024 елның 26 июле, җомга

Түбән Кама үзәк хастаханәнең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Зөлфирә Ганиева С гепатитын дәвалап буламы турында һәм кемгә куркыныч янаганын сөйләде.

"Бүген инфекционистларда вируслы гепатитлы 2500дән артык пациент исәптә тора. Аларның 1500 меңнән артыгы В һәм С гепатитын йөртүчеләр. Россия Федерациясе Хөкүмәте дәрәҗәсендә хроник С вируслы гепатитларын дәвалау турында карар кабул ителгән, дәвалауның нәтиҗәле схемасы эшләнгән, бу максатларга зур акчалар бүлеп бирелгән, чөнки дәвалау бик кыйммәт.

2023 ел ахырыннан мондый эш Түбән Кама хастаханәсендә дә алып барыла. Бүгенге көндә әлеге программа кысаларында 25тән артык кеше дәваланган, хәзерге вакытта тагын 17 пациент дәвалана. Пациент мондый дәвалау алсын өчен, аңа һичшиксез инфекционистта учетта торырга кирәк. Шуны аңлау мөһим, С гепатитыннан дәваланырга мөмкин, иң мөһиме авыруны вакытында ачыкларга. Шуңа күрә, зинһар, диспансеризацияне игътибарсыз калдырмагыз".

"Яшенә һәм социаль статусына карамастан, бүген куркыныч зонасында теләсә кайсы кеше тора. Ләкин безнең күзәтүләр буенча безгә ешрак эшкә сәләтле яшьтәге ир-атлар дәваланырга килә", - диде табиб.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International