Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы лауреаты булды

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы йогышлы авырулар хезмәтенең республика координация үзәге 2024 елда «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы лауреаты булды. Республикада йогышлы авырулар хезмәте эшен оптимальләштерү өчен медицина өлкәсендәге хезмәт конкурска «Халык өчен хезмәтләр» номинациясендә тәкъдим ителде.

«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы республика товар җитештерүчеләренең казанышларын күрсәтү өчен иң уңышлы проектларның берсе булып тора. Ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.12.2003 ел №1969-р күрсәтмәсе нигезендә "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасы бөтенроссия конкурсының төбәк этабы сыйфатында үткәрелә.

Хәзерге вакытта «Россиянең иң яхшы 100 товары»Программасының федераль этабында катнашу өчен сайлап алу эшләре бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International