Яшел Үзән районында Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль комплексы эшли башлаячак

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Башкала белгечләренә беренчеләрдән булып Яшел Үзән районының Нурлат авыл җирлеге халкы мөрәҗәгать итә алачак.

Күчмә сырхауханә 5 августта Нурлат авылында Фәйзуллин ур., 17 адресы буенча җирле мәдәният йорты янында урнаштырылачак.

Атна дәвамында пациентларны кардиолог, невролог, эндокринолог, гинеколог, уролог, офтальмолог, гастроэнтеролог, онколог, травматолог кабул итәчәк.

Моннан тыш, халык кан тамырлары УЗИ, эхокардиоскопия һәм лаборатор тикшеренүләр уза алачак. Табиблар пациентларны диспансерлаштыруның икенче этабы кысаларында алдан язылу, диспансер күзәтүе яки участок терапевты кабул иткәннән соң күрсәтмәләр буенча кабул итәчәк.

Татарстан Республикасында мобиль комплекс «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча эшли.

Комплексның чираттагы пункты Карамалы Тау авыл җирлеге булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International