Республика стоматология поликлиникасы стоматологы бала өчен имезүнең нәрсә белән файдалы булуын сөйләде

2024 елның 2 августы, җомга

 Баланы имезү аның дөрес үсеше өчен мөһим. Республика стоматология поликлиникасының балалар бүлеге мөдире, балалар стоматологы Наилә Хөснуллина әнә шундый фикер белән уртаклашты.

"Беренчедән, суыру рефлексы формалаша. Икенчедән, ана сөтендә витаминнар һәм кальций бик күп, бу бала өчен бик мөһим. Ә тагын - бала имгәндә, авызы буш түгел, ул тумыштан ук дөрес суларга өйрәнә", - дип билгеләп үтте ул.

Стоматолог аңлатканча, имү рефлексы нәтиҗәсендә бала мускуллары үсә, бу казналыкның дөрес формалашуына ярдәм итә.

Белгеч фикеренчә, баланы туганнан алып бер яшькә кадәр имезергә кирәк – нәкъ менә шул яшькә суыру рефлексы кими. Тугыз айдан бала ризыкны кашыктан яларга өйрәнсен өчен өстәмә ризык кертә башлау мөһим, бу исә теш казнасының алга таба дөрес үсешенә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International