Җәй - якты тәэсирләр, яңа танышулар һәм, әлбәттә, актив ял итү вакыты. «Пионер» һәм «Яшь гвардия» балаларны савыктыру лагерьларында Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре ял күңелле генә түгел, сәламәтлек өчен дә файдалы булырга тиеш дип сөйләде.
Табиб-психотерапевт Гөлфия Гаянова ял итүчеләргә стресс, аның үзенчәлекләре һәм аны җиңү юллары турында сөйләде.
Гигиена тәрбиясе буенча табиб Гүзәл Галимуллина сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлегенә игътибар итте.