Балык Бистәсе районында медицина объектлары яңартыла

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсе баш табибы Илназ Әхмәдиев медицина объектларының төзелеш мәйданчыкларында булды. Олы Укмас һәм Ямаш авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә. Балыклы Чүкәй авылында ФАП бинасына капиталь ремонт ясала. Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International