Югары Ослан районының Макылы табиблык амбулаториясендә вакытында үткәрелгән диагностика процедурасы өлкән яшьтәге ир-атның гомерен саклап калган.
Ир-ат күкрәк авыртуына зарланып амбулатория мөдиренә мөрәҗәгать итә. Регина Рифовна Галиева - тәҗрибәле доктор, кичекмәстән ЭКГ ясый, кардиограмма «инфаркт» булуын күрсәтә. Кичекмәстән ашыгыч ярдәм бригадасы чакырыла, ул пациентны Казанның 7 хастаханәсенә илтә.
ЭКГ аппараты табиблык амбулаториясе өчен «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында сатып алынган.
Регина Рифовнаның тиз һәм җайга салынган гамәлләре һәм табиблык амбулаториясен технологик яктан җиһазлау нәтиҗәсендә ир-ат исән-сау калды!
Моннан тыш, бүгенге көндә районның барлык ФАПларында да шундый аппаратлар бар. Ә тагын, илкүләм проект ярдәмендә, район табиблары һәм фельдшерларының пациентның өендә ЭКГ ясау һәм шунда ук Казанның эре хастаханәсенә мәгълүмат җибәрү мөмкинлеге бар. Мондый технологияләр вакытны экономияләргә һәм кичектергесез ярдәм күрсәтергә өлгерергә мөмкинлек бирә.