Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары панкреонекрозны дәвалауның яңа методикасын керттеләр

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары панкреонекроз вакытында уникаль операцияләр ясарга өйрәнде. Яңа методика мондый пациентлар арасында үлемне ике тапкырга киметергә мөмкинлек бирде.

Ачык операцияләргә альтернатива буларак VARD (видеоэндоскопик ретроперитонеаль некрсеквестрэктомия) тибындагы яңа операцияләрне РКБ командасы 2024 елның июнендә кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International