Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Millenium clinic күп юнәлешле медицина комплексында булды

2024 елның 9 августы, җомга

Рөстәм Миңнеханов медицина комплексының мөмкинлекләре белән танышты.
Медицина комплексы елына 150 меңнән артык пациент кабул итә алачак, шулай ук ел саен 20 меңгә кадәр операция ясый алачак.

Татарстан Рәисе һәм аны озата йөрүче затлар кабул итү-диагностика бүлеген, эндоскопия бүлеген, тернәкләндерү бүлеген, операция блогын һәм стационар бүлекне карадылар.

Медицина үзәгендә хезмәтләр ирекле медицина иминияте кысаларында күрсәтелә.

Без Millenium clinic мәҗбүри медицина иминияте программасы кысаларында да Татарстан халкына медицина ярдәме күрсәтер дип өметләнәбез.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ "Рәсми Татарстан" сайтыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International