Төркия, Белоруссия һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән рентген-хирурглар, кардиологлар һәм кан тамырлары хирурглары бу ял көннәрендә Казанда «Хроник окклюзияләр һәм катлаулы коронар зарарланулар» фәнни-гамәли конференциясенә җыелды.
Конференция барышында белгечләр бер-берсенә катлаулы кан тамырлары зарарланганда операцияләр ясау техникасын күрсәттеләр, медицина очракларын тикшерделәр, мастер-класслар һәм лекцияләр үткәрделәр.