Бүген Лениногорск сәламәтлек саклау ветераны Рауза Шакир кызы Фәтхуллина үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

Рауза Шакировна Таҗик ССР Орджоникидзеда туган. 1952 елда гаиләсе белән Лениногорскига күчеп килә. Биредә ул мәктәпне тәмамлый, ә соңыннан сигез айлык медицина курсларын яхшы билгеләренә тәмамлый, параллель рәвештә поликлиникада эшли.

1959 елда Казан дәүләт медицина институтына педиатрия бүлегенә укырга керә. 1965 елда яшь белгеч буларак Лениногорскига килә. Пенсиягә чыкканчы балалар поликлиникасында участок педиатры булып эшли.

"Лениногорск үзәк район хастаханәсе" ДАССУ коллективы Рауза Шакировнаны юбилее белән котлый. Нык сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International