Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекция тарихы 1987 елда, ТАССРда ВИЧ-инфекциянең беренче очрагы теркәлгәч, башлана. Үзәк 1989 елның 14 августында Татарстан АССР сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән оеша.
35 ел дәвамында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге - махсуслаштырылган сәламәтлек саклау учреждениесе республика территориясендә ВИЧ-инфекция һәм башка йогышлы авырулар белән авыручыларга консультатив-диагностик һәм дәвалау-профилактик ярдәм күрсәтә.