Көзен-кышын грипп белән авыручылар саны арту күзәтелә. Татарстанга өлкәннәр өчен 300 меңнән артык дозада гриппка каршы вакцинаның беренче партиясе кайтарылды. Вакцинация табиб каравыннан соң бушлай үткәрелә.