Әлки районының Югары Колчура авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше төгәлләнеп килә. Эшләр «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча башкарылды.
Хәзер җиһазлар китерелә, территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла.
Каргалы авылында ФАП янында төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. Медицина учреждениесе «ТР халкына беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү» республика программасы буенча төзелгән.