Бүген Казанда Өченче Бөтенроссия трансплантация уеннары ачылды. Бу Трансплантологиянең пациент һәм медицина җәмгыяте өчен төп спорт вакыйгасы.
Ишкәкле спорт төрләре буенча Федераль спорт-тренировка үзәге базасында 18 августка кадәр шәхси дисциплиналарда ярышлар узачак: йөгерү, боулинг, бадминтон, өстәл теннисы, йөзү, скандинавия йөреше, дартс һәм шахмат, шулай ук баскетбол, волейбол, мини-футбол.
Бөер, бавыр, йөрәк, үпкә органнары трансплантациясеннән соң реципиентлар һәм хәтта йөрәк-үпкә комплексы трансплантациясен башкарган реципиентлар, донорлар, шулай ук диализда булган пациентлар катнаша.
Спорт һәм тормыш бәйрәменә илебезнең 44 төбәгеннән һәм Беларусьтан барлыгы 250 катнашучы теркәлгән.
Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко ярышларда катнашучыларга сәламләү юлламасы җибәрде. Ул мондый чараларның әһәмиятен ассызыклады һәм Казанга килгән һәркемгә рәхмәт белдерде.