Бүген Васильевода Казан шәһәренең М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль поликлиникасы эшли башлады

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

Комплекс җирле мәдәният йорты янында урнашкан һәм 19 августтан 29 августка кадәр - эш көннәрендә 8.00 дән 14.00 гә кадәр эшләячәк.

Кабул итүчеләр арасында: кардиолог, невролог, эндокринолог, гинеколог, уролог, офтальмолог, гастроэнтеролог, онколог, травматолог бар. Моннан тыш, пациентлар өчен кан тамырлары УЗИ тикшерүләре, эхокардиоскопия һәм лаборатор тикшеренүләр каралган.

Башкала табибларына поселок һәм якындагы торак пунктларда яшәүчеләр генә түгел, ә Яшел Үзәндә яшәүчеләр дә мөрәҗәгать итә ала (үз участок терапевтында булып, язылганнан соң).

Мобиль комплекс «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International