21 августта Казанның Айрат Хәйруллин скверында Казан медицина университеты һәм республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге тарафыннан оештырылган «Сәламәтлек ишегаллары» проекты тематик циклының беренче чарасы узачак.
Медицина фәннәре докторы, профессор, Идел буе федераль округының баш кардиологы Альберт Галявич «Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау» дигән темага лекция укыячак.