Эпидсезонга әзерләнәбез

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

 Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау Министрлыгында ведомство хезмәткәрләрен гриппка каршы вакцинацияләү уза. Фотода Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика һәм эпидемиология буенча штаттан тыш баш белгече Дмитрий Лопушов.

Гриппка каршы вакциналар республиканың барлык поликлиникаларына да керде, барлык теләүчеләргә (табиб караганнан соң), балаларга һәм өлкәннәргә прививка ясыйлар.

Шулай ук белгечләр катлауланулар куркынычын киметү өчен йөкле хатын-кызларга прививка ясатырга киңәш итә. Көзге салкын тиюләр сезоны башланганчы прививка ясарга вакыт. Вакцинациягрипптан иң яхшы саклану чарасы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International