ТР Иҗтимагый палатасы Татарстан Рәисе премиясенә дәгъва кылуга гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанда 20 августтан Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясенә дәгъва кылуга документлар кабул итү башланды.

Премиягә дәгъва кылучыларны Татарстан территориясендә теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар, республика башкарма хакимияте органнары каршындагы иҗтимагый советлар, муниципаль берәмлекләрдәге иҗтимагый советлар тәкъдим итә ала.

Премия бирелә:

- җәмәгатьчелектә танылып, социаль юнәлешле коммерциясез секторны үстерүгә зур өлеш керткән эшчәнлек һәм проектлар өчен, гражданлык җәмгыяте өлкәсендә яңалыгы һәм үзенчәлеге белән аерылып торучы югары дәрәҗәдәге фәнни тикшеренүләр өчен – Россия гражданнарына, социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга;

- Россия Федерациясе гражданнарына Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә күпьеллык шәхси өлеш кертүләре өчен.

Гариза бирүчеләрнең документлары 2024 елның 23 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт. элемтә өчен телефон: (843) 567-80-99.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International