16 октябрьдә «Корстон» кичәләр залында СКОЛКОВО дигән Мәскәү Идарә итү мәктәбенең һәм аның лидер программасының – СКОЛКОВО Executive MBA – презентациясе узды.
Презентация Мәскәү идарә итү мәктәбе ректоры Андрей Шароновның сәламләү сүзеннән башланды.
Чара программасында – хәзерге заман оешмаларында җитәкче вазыйфалар башкара торган кешеләр өчен билгеләнгән «Лидер потенциалы 3D» дигән мастер-класс. СКОЛКОВО дигән Мәскәү Идарә итү мәктәбенең профессоры Пьер Касс үзгәрешләр белән идарә итү процессындагы лидерлык темасын ачып бирде, һәм өч – шәхси, команда һәм оештыру – юнәлешләрендә лидерлыкка карарга мөмкинлек бирде.
Мәскәү идарә итү мәктәбе ректоры Андрей Шаронов 2010 елда Мәскәү Хөкүмиятендә Мәскәү Мэрының икътисадый сәясәт буенча урынбасары булып билгеләнде, бюджет чараларын тотуны формалаштыру һәм тикшерү мәсьәләләрен, сәнәгый һәм икътисадый сәясәтне, шулай ук дәүләт сатып алуларын, сату һәм хезмәт итү өлкәсен тәртипкә салуны күзәтте. Ул Региональ энергетик комиссиясе рәисе, Мәскәү урбанистик форумының башкарма комитеты рәисе булды. 2012 елда «Эш абруе» номинациясендә «2012 елның шәхесе» дигән премия лауреаты булды.
Пьер Кассның киң укытучы тәҗрибәсе үзенә Штайнбас университетында (Германия), IEDC-Bled идарә итү мәктәбендә (Словения), IAE University Aix-en-Provence унисерситетында (Франция), шулай ук Kellog (США) эшләүне кертә. СКОЛКОВО бизнес-мәктәбе төркеменә кушылганчы Пьер Касс Solvay (ULB, Брюссель) бизнес мәктәбенең лидерлык кафедрасы белән идарә иткән. Пьер Касс менеджмент, лидерлык, мәдәниятара сөйләшүләр, фәлсәфә һәм бизнес буенча 10нан артык китап язган. Ул китапларның кайберсе рус теленә тәрҗемә ителгән һәм Россиядә бастырып чыгарылган. Профессор Касс күп халыкара компанияләргә консультацияләр бирә һәм Business Innovation Network компаниясенең генераль директоры булып эшли.