Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Биектауда булды. Анда ул төзелә торган гомуми практика табибы үзәгендә булды.
450 кв метрдан артык мәйданлы бер катлы бина инде әзер. Хәзерге вакытта рөхсәт документларын рәсмиләштерү бара.
Министр яңа медобъектның барлык бүлекчәләрен карады: регистратура, консультатив-дәвалау бүлеге (гомуми практика табибы кабинетлары, педиатр кабинетлары, невролог кабинеты, гинекология кабинеты, прививкалар ясау кабинетлары, процедура бүлмәсе, бокс фильтр), балалар туклану пункты.