Әлмәт үзәк район хастаханәсенең яңа баш табибы итеп Илдар Рәхимуллин билгеләнде.
ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Әлмәт үзәк район хастаханәсенең баш табибы вазыйфаларын башкаручы итеп Рәхимуллин Илдар Максудович билгеләнде.
Аңа 39 яшь. Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 2006 елда Казан шәһәренең Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә башлый. 2024 елдан бүгенге көнгә кадәр ремя «М.Н.Садыйков исемендәге 7нче дәүләт клиник хастаханәсе» ДАССУның 2нче йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлегендә табиб йөрәк-кан тамырлары хирургы, стационарда хирургия куркынычсызлыгы өчен җаваплы перфузиология хезмәте җитәкчесе.