Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт һәм башкалар катнашты.
"Тыныч бакча" комплексында - пациентлар һәм аларның туганнары, хастаханә хезмәткәрләре һәм якындагы йортларда яшәүчеләр рухи ярдәм һәм юаныч таба алачак.