Алабугада үткәрелгән капиталь ремонттан соң үзәк район хастаханәсенең терапия корпусы ачылды

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Медицина учреждениесендә Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев булды.

Исегезгә төшерәбез, шәһәр җитәкчелеге ярдәме белән «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында терапия бүлегендә ремонт эшләре узган ел ахырында башланды. Өстәвенә, эшләр эчтә дә, тышта да алып барылды. Су, җылылык һәм электр белән тәэмин итү системасы алыштырылды. Капиталь ремонттан соң коридорлар, тәрәзәләр, түшәмнәр, процедуралар ясау бүлмәләре тулысынча яңартылды. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дә уңайлы шартлар тудырылды - коридорларда тоткалар урнаштырылды, аерым санузеллар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International