Тире авырулары барлыкка килүнең төп сәбәпләре булып:
- организмның иммун системасы һәм башка системалары эшләмәү, матдәләр алмашы бозылу;
- дару препаратлары, көнкүреш химиясе, патологик гөмбәләр, вируслар, бактерияләр йогынтысы;
- тиренең травматик зарарлануы (тырналган урыннар һ. б. булу);
- гигиенаны үтәмәү;
Тире авырулары йоктыру куркынычын булдырмау һәм киметү өчен гигиенаның берничә төп кагыйдәсен үтәргә кирәк:
- тирене чиста тотарга, җәмәгать урыннарына, санузелларга кереп чыкканнан соң, җәмәгать транспортында йөргәннән соң тиренең чисталыгына аеруча игътибар итәргә;
- индивидуаль сөлгеләр, щеткалар, тараклар, кием-салым, шул исәптән спорт экипировкасы кулланырга;
- авыру кешеләр һәм хайваннар белән аралашмаска;
- сәламәт туклану режимын үтәргә, җитәрлек күләмдә витаминнар һәм минераллар кулланырга,
- УФ индексы 3 тән югары булганда, җылы вакытта кояштан саклану чараларын кулланырга;
- тиренең зарарланган урыннарын антисептик чаралар – лейкопластерь, повязка белән саклау.